Пушкинга багышланган китапханә мәйданчыгы

1 август көнне Шишкин бульварында ишегалды бәйрәме узды. Бәйрәм кысаларында 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган чара үткәрде. Бульварда ял итүче балаларга һәм өлкәннәргә «Монда кем булган һәм нәрсәсен оныткан», «Бочкадагы табышмаклар» кебек интеллектуаль-әдәби уеннар һәм викториналар; бөек шагыйрь әсәрләре буенча гастроном туры тәкъдим ителде, соңгысында Александр Сергеевич әсәрләрендә телгә алынган ризыкларны искә төшереп кенә калмыйча, авыз итәргә дә мөмкин булды: бу «Сказка о попе и о его работнике Балде» әсәрендәге борай боткасы, «Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях» әкиятеннән пәрәмәчләр. «А.С. Пушкинның яраткан ризыклары» күргәзмәсендә алма бәлеше һәм крыжовниктан кайнатманы татып карарга мөмкин булды. 

кеке
WhatsApp Image 2024-08-01 at 18.52.19
WhatsApp Image 2024-08-01 at 18.52.21 (1) — копия
WhatsApp Image 2024-08-01 at 18.52.21 (1)
WhatsApp Image 2024-08-01 at 18.52.21
WhatsApp Image 2024-08-01 at 18.52.26
WhatsApp Image 2024-08-01 at 18.52.28

Пушкин чоры атрибутлары белән фотога төшәргә теләүчеләр өчен фотосалон эшләде, анда керү өчен бөек шагыйрьнең шигырьләрен укырга кирәк иде. 
«Шагыйрьнең яраткан алма бәлеше» интеллект-шоуында катыргыдан ясалган һәр бәлеш кисәге – ул сорау, табышмак, предмет булды. Аеруча бәлеш балаларга ошады, алар аның һәр кисәген зур кызыксыну белән ачты. Китап сөючеләр буккросингта катнашып өй китапханәләрен тулыландыра алды. Төрле жанрларда әдәбият төкъдим ителде. Китапларның күбесе үзләренә яңа хуҗалар тапты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: