«Бергәләп китаплар укыйк» китап шифасы (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә 3 февральдә иң нәни укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен гадәти булмаган һәм бик җылы очрашу узды.  Без «Бергәләп китаплар укыйк» дигән китап шифасы сәгате үткәрдек. 
Без яхшы әкиятләрне кычкырып укып кына калмадык, ә үз һәм китап геройларының хисләрен аңларга өйрәндек. Балалар белән бергә персонажларның ни өчен шатлануын яки борчылуын, һәм курку яки үпкәләүне ничек җиңәргә мөмкин булуы турында фикер алыштык. 

jvh2
jvh4
jvh5
jvh6
jvhg1

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен китап — ул дөньяны өйрәнүнең иң яхшы ысулы. Ә әни яки әти янәшәдә китап укыганда, ул үзгә бер ышану атмосферасы тудыра. Ата-аналар гади генә хикәя аша бала белән мөһим сөйләшүне башларга мөмкин икәнлеген күрде, ә балалар китапханәнең һәрвакыт аларны аңлый һәм тыңлый торган урын булуына төшенде. Гаилә белән бергәләп уку сөйләмне, игътибарлылыкны, хәтерне, күзаллауларны, тормыш һәм әхлак тәҗрибәсе үстерүдә булыша.
Очрашу азагында балалар әти-әниләре белән берлектә «Дуслык паровозы» аппликациясен ясады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: