«Китап уку – күңелсез түгел» китапханә шоуы (6+)

21 февральдә, 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында, яшь укучылар өчен «Китап уку – күңелсез түгел» дигән китапханә шоуы уздырды.

453453
1 IMG_5124
2 IMG_5137
3 IMG_5141
4 IMG_5160
5 IMG_5173

Яшь китап сөючеләргә кунакка әкияттән Белоснежка, һәм шаян фиксиклар Симка һәм Нолик килде. Алар балалар өчен кызыклы бәйгеләр, зирәклеккә биремнәр һәм катлаулы сораулар әзерләп куйган иде, шулай ук китапханә хезмәткәрләре ясаган күңелле видеороликлар тәкъдим ителде. Балалар бу вакыйгага җаваплы һәм җитди әзерләнгән иде, алар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, күңелле җырлар җырлады. Укучылар барлык тәкъдим ителгән күңел ачу чараларында, үз белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтеп, бик теләп катнашты. Нолик барысын да үзенең шаяртулары һәм ваемсыз гамәлләре белән көлдерде, ә Симка балаларга катлаулы башваткычларын чишәргә булышты. 
Чара кунаклары балаларга бердәм укучы билетлары тапшырды, ә иң мөһиме, бүләккә китаплар бирде – чараны тәмамлауның шуннан да яхшырак ысулы бар микән?! Бу көн, балалар күңелләрендә җылы хатирәләр һәм янә-янә китапханәгә килү теләге калдырып, чын китап һәм уку бәйрәменә әйләнде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: