«Китап диңгезе штурманнары»: китапханә квесты (6+)

штурманы
IMG-20211026-WA0005
IMG-20211026-WA0006
IMG-20211026-WA0008
IMG-20211026-WA0007

26 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Китап диңгезе штурманнары» дигән китапханә квесты үтте. Балалар китапханәнең белешмә-библиографик аппараты нәрсәләрдән торуын искә төшерде, үзләрен кызыксындырган сорауга үзлектән җавап табу ысулларын белде. Уенда катнашучылар биремнәрне үтәү өчен командаларга бүленде, җавапларны каталогларда, картотекаларда, энциклопедияләрдә, белешмәлекләрдә эзләде. Мавыктыргыч уенда катнашып, яшь китап сөючеләр каталог белән эшли белергә, кирәкле китапны табарга өйрәнде. Биремнәрнең берсендә китапның төзелешен ачыкларга, биремне үтәргә ярдәм иткән китап элементларын атарга кирәк булды.
Уен ахырында командалар китаплар һәм уку турында төп фразага тиешле сүзне язып куйды. Балалар каталог һәм картотекаларны куллануда һәм мәгълүматны эзләүдә булган барлык белемнәрен күрсәтте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: