«Куркынычсыз интернет» китапханә компасы (12+)

11 февральдә Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында 15 нче санлы китапханә «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә студентлар өчен «Куркынычсыз интернет» дигән китапханә компасы үткәрде.
Китапханәче белән бергә яшьләр социаль челтәрләрне кулланучыларны нинди куркынычлар сагалап торуы (аккаунтларны һәм шәхси битләрне урлау, кибермошенниклык), һәм интернет-мошенниклардан саклану өчен, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында фикер алышты. 

IMG_20260211_114247
IMG_20260211_115257

Алга таба китапханәче интернет-бәйлелекнең төрле төрләре турында сөйләде һәм гаджетлар кулланганда үз сәламәтлегеңне ничек сакларга икәнлеге турында киңәшләр бирде. Компьютерның кешегә йогынтысын тояр өчен, «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары  «Компьютер һәм уку» дигән сәхнәләштерү күрсәтте.
Чара азагында студентлар «Акыллы машинадан башваткычлар» уены уйнады, анда анаграммалар һәм кирегә әйләндерелгән сүзләр рәвешендә терминнарны белде; цифрлы технологияләр үсешенә зур өлеш керткән бөек галимнәр һәм уйлап табучыларның исемнәрен атады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: