Онытырга хакыбыз юк (12+)
Шәһәр үзәк китапханәсе балалар өчен Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 33 ел тулу уңаеннан «Онытырга хакыбыз юк» дигән очрашу кичәсе уздырды. Очрашуга сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән Галәветдинов Фәрит Алмаз улы һәм Ахунов Илдус Гыйльмиҗан улы чакырылды. Укучылар «игълан ителмәгән» сугыш тарихына кечкенә экскурс кылдылар: видеосюжетлар карадылар, солдатларыбызның экстремаль шартлардагы тормышы һәм хезмәте турында алып баручы сөйләгәннәрне тыңладылар. Илдус Гыйльмиҗан улы гитара уйнавы астында хәрби хезмәт елларында иҗат иткән дулкынландыргыч җырларын җырлады. Ветераннар сугышчы-интернационалистларның, җәһәннәм, үлем һәм күз яшьләре аша үтеп, кешелек хисләрен һәм рухи көчләрен ничек саклап кала алулары турында сөйләделәр. Шуннан соң ветераннар һәр елны уздырылучы бәйгедә – хәрби җырлар смотрында катнашты, ә иң яхшы чыгышларны бәяләүче жюри әгъзалары балалар булды. |