Без – китаплы халык

9 февраль көнне Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә “Без китаплы халык” исеме астында, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Дәүләт унитар предприятиясе Татарстан китап нәшрияты белән берлектә әдәби-музыкаль кичә булды.

Кичәдә Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, балалар өчен китаплар бүлеге мөхәррире Рифат Сәлах һәм рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар теле дәреслекләре авторы Николай Максимовлар катнашты.

Китап бәйрәме 1 нче санлы “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тарафыннан шигырьләр укып башланып китте.  Кичәнең кунаклары – Ленар Шәех Татарстан китап нәшриятының эшчәнлеге турында бик кызыклы мәгълүматлар бирде, нәшриятның балалар бүлегендә хезмәт куючы Рифат Сәлах соңгы елларда балалар өчен чыгарылган китапларның дәрәҗәсе күтәрелүенә аерым басым ясап үтте. Николай Максимов рус телле балалар өчен чыгарылган уку китаплары турында сөйләгәннән соң, залда утыручы татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында бәхәс купты. Бу дәреслекләргә бәлки төзәтмәләр кертергәдер дигән тәкъдимнәр булды.

Китап бәйрәмендә танылган җырчылар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина, автор-башкаручылар Флера Талипова, Зөлфия Җиһан тарафыннан җырлар  яңгырады.

Кичәбез кунаклары тамашачыларны борчыган бик күп сорауларга җавап бирделәр.

Поделиться: