«Без китәбез кабат туар өчен»: Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышланган күргәзмә (6+)

Үзәк китапханәнең әдәбият тарихы музее хезмәткәрларе «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә узган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышланган кичәдә «Без китәбез кабат туар өчен» дип исемләнгән күргәзмә белән катнашты.

Без китэбез кабат …
9844d65f-0965-4547-8cf2-f6e6c31ff481
ee4d9f97-52a4-46a1-b509-3a769358cc18
4561793e-da45-4704-bebf-3677e6a3ad5c
a2433974-4669-499a-af2a-60f94452cf4e
d1bd594f-8eea-498a-8923-f62bfc01ba7c

Күргәзмәгә шагыйрьнең басылып чыккан китаплары белән бергә, каләмдәшләреннән килгән хатлар, фотосурәтләр, газета-журналларда басылган шигырьләре урын алды. Шуларга өстәп шагыйрь турында вакытлы матбугат битләрендә басылган мәкаләләр белән бергә авторның шәхси әйберләре (блокнот, стакан, чакыру кәгазе һ.б) урнаштырылган иде. Күргәзмә кичә кунаклары, укытучылар, китапханәчеләр, студентларда  зур кызыксыну уятты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: