«Ватанны саклаучылар-геройлар» әңгәмәсе (6+)

В атанны саклаучылар елы һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, 20 мартта 13 нче санлы китапханәгә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары килде. 
«Ватанны саклаучылар-геройлар» әңгәмәсе Туган илебезнең үткәненә экскурстан башланды. Китапханәче баһадирлар турында сөйләде. Бу зур көч һәм кодрәткә ия кешеләр, нык, кыю, күп батырлыклар кылган Илья Муромец, Алеша Попович, Добрыня Никитич. Балалар геройның каһарманлык, ныклык, кыюлык күрсәтеп, батырлык кылган кеше булуы турында белде. 

13 ф. 20.03.25 фото 2
13ф. 20.03.25 фото 1

Нәни кунаклар бөек полководецлар – А. В. Суворов, М. И. Кутузов, Г. К. Жуков белән танышты. Шулай ук балалар кыю егет Илдар Мәннанов турында, 20 яшендә Бөек Ватан сугышында батырлык кылуы һәм иң зур дәрәҗәле бүләккә ия булуы турында белде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: