«Сәхнә артында – тылсымлы дөнья» Әңгәмә (6+)

21 февраль көнне Театр елы кысаларында 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Сәхнә артында – тылсымлы дөнья» исемле әңгәмә уздырды.

Чара барышында балалар антик чорда театрның барлыкка килү тарихыннан алып бүгенге көндәге тормыш-көнкүреше белән танышты, дөньяның танылган Ла Скала, Сиднейның музыкаль театры, Чикаго театры һәм башка күп кенә ЮНЕСКО мираслары китабына кертелгән театрларга слайд-сәяхәткә барып кайтты.

Балалар «Синең йолдыз сәгатең» һәм «Абсурд театры» бәйгеләрендә үзен сынап карады, «Театраль этикет», «Драма театры актеры»н сәхнәләштереп күрсәтте.

Чара азагында тәкъдим ителгән сәхнә артындагы гаҗәеп дөнья серләре белән таныштыручы, актерларның уены һәм театр хезмәткәрләренең эшчәнлеге турында сөйләүче «Театр» социаль видеоролигын карап, балалар, театр ул – сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре, ул рухи яктан баета, үз-үзеңне камилләштерүдә ярдәм итә һәм матурлык хисләре тәрбияли, дип нәтиҗә ясады.

 

Поделиться: