«Сәнгатьнең тылсымлы көче» әңгәмәсе (18+)

17 нче санлы китапханәдә укучылар өчен «Сәнгатьнең тылсымлы көче» дигән әңгәмә оештырылды.
Иҗади биремнәр мөһим сәләтләрне: үзләштерү, күзаллау, фикерләү һәм игътибарлылыкны үстерә. Алар бар яшьтәге кешеләр өчен дә файдалы, аеруча балалар өчен әһәмиятле. Сәнгать киеренкелекне бетерергә, проблемалар турында онытырга ярдәм итә, уңай хисләр бүләк итә. 

арт терапия (2)
арт терапия (3)

Китапханәче кунакларга сәламәтлек өчен кул эшләре белән шөгыльләнүнең файдасы турында җентекләп аңлатты, иҗади активлыкның хәл-торышка һәм актив озак яшәүгә йогынтысы турында фикерләште. Кече моториканың кул мускулларын ныгытуы, авыруларны кисәтүче булуы, ә эшнең хәрәкәтләр координациясен яхшыртуы һәм күз күремен күнектерүе билгеләп үтелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: