«Россия байрагы – безнең горурлыгыбыз» әңгәмә-викторина (6+)

21 августта 10 нчы санлы китапханә балаларны Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көнен бәйрәм итүгә багышланган чарага чакырды.

10ф. «Флаг России – гордость наша»
10ф. «Флаг России – гордость наша». Участники мероприятия
10ф. «Флаг России – гордость наша» (2)
Чараның беренче өлешендә яшь укучылар Россия дәүләте символларының берсе буларак байракның тарихы, аның төсләренең нәрсә аңлатуы, нәрсәнең символлары булуы, Россия Федерациясе байрагының нинди очракларда күтәрелүе турында белде.

Чара азагында балалар Россия символлары турында табышмаклар чиште, Ватан һәм байрак турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде, «Ак, зәңгәр, кызыл» дигән уен уйнады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: