«Һәркем белергә тиеш…» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә

19 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә «Һәркем белергә тиеш…» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә уздырылды. Чара Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләренең совет халкына карата геноцидын бердәм хәтергә алу чаралары көненә багышланды һәм «Вакыты билгеле булмаган» проекты кысаларында үткәрелде.

[su_slider  source=”media:123912,123913,123914,123915,123916,123917,123918,123919,123920,123923″ limit=”53″ width=”680″ height=”320″ class=”‘limit=’55’ link=’image’ width=’460′ height=’360′ responsive=’no’ title=’no’ pages=’no’ autoplay=’6000′ speed=’700′]

Китапханәнең балалар бүлегендә һәм уку залында китап күргәзмәләре оештырылган иде. Көн дәвамында китапханәчеләр китап күргәзмәләре янында укучылар белән әңгәмәләр уздырды. Әңгәмә барышында укучылар СССР халкына каршы фашистларның җинаяте күпме гомерләрне юкка чыгаруы, 39 нчы санлы указның кайчан кабул ителүе, «геноцид»ның нәрсә аңлатуы; Россиядә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләренең җинаяте турында эшләр буенча хәзерге көндә дә суд эшләре баруы турында белде.

Поделиться: