«Боровецк чишмәсе янында» әңгәмә (0+)

26 март көнне китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экология, су ресурсларын саклау мәсьәләләренә багышланган чара уздырды. Яшь китап сөючеләр кеше өчен суның әһәмияте, нинди су чыганаклары булуы һәм ни өчен аларны сакларга кирәклеге турында белде. Балалар нинди чишмәләр булуы, аларның үзенчәлекле яклары һәм аермалыклары турында мәгълүмат алды. 

мтмтмтчт
IMG_20240319_104907
IMG_20240319_104946
IMG-20240319-WA0022

Чара кунаклары Боровецк урманындагы чишмәгә виртуаль экскурсия кылды. Чара азагында балалар табышмаклар чиште, су турында мәкальләр өйрәнде, рәсемнәр ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: