«Фронтовик-рәссам Харис Якупов иҗаты» әңгәмә (12+)

25 апрельдә 24 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен Ватанны саклаучылар елына багышланган чара узды. Әңгәмә белемнәр биреп кенә калмады, ә балаларда матур хис-кичерешләр дә уятты, чөнки тарихны сәнгать һәм әдәбият аша җанландырып була.  

11
24ф. 25.04.2025 (2)
24ф. 25.04.2025 (3)
24ф. 25.04.2025 (4)
24ф. 25.04.2025 (5)
24ф. 25.04.2025

«Фронтовик-рәссам Харис Якупов иҗаты» әңгәмәсе тормышы һәм иҗаты Бөек Ватан сугышы тарихы белән аергысыз бәйләнгән халык рәссамы Харис Абдрахман улы Якуповка багышланды. 
Чара кысаларында балалар рәссамның «Хөкем алдыннан», «Девятаев портреты» һәм «Ельцны азат итү» кебек картиналары турында мәгълүмат алды. Укучылар зур кызыксыну белән аның фронттагы күзәтүләре һәм осталыгының эшләрендә чагылыш табуы турында тыңлады, һәм картинада сурәтләнгән көрәш һәм батырлыкны күзалдына китерергә тырышты.
Әңгәмә Харис Якуповның сугыштан соң язылган китаплары күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды. Үз хезмәтләрендә ул үзен рәссам буларак кына түгел, ә сугыш аша узган һәм шул ук вакытта кешелеклелеген һәм иҗади рухын югалтмаган кеше буларак та аңларга ярдәм итәрлек истәлекләре һәм уйланулары белән уртаклаша. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: