«Гаилә – без бергә дигән сүз» әңгәмә (6+)

17 нче санлы китапханә гаилә гореф-гадәтләре һәм кыйммәтләре турында очрашу-әңгәмә уздырды. Укучылар бик мавыгып гаилә турында китаплар буенча викторина сорауларына җавап бирде, яраткан хикәяләрен кычкырып укыганны тыңлады һәм алар буенча фикер алышты. «Мама для мамонтёнка», «Волшебник Изумрудного города» һәм «Дядя Фёдор, пёс и кот» кебек китаплар аеруча күңелләренә хуш килде.

17ф. Беседа Семья (2)
17ф. Беседа семья (3)
17ф. Беседа Семья (4)
Балалар «Гаилә белән уку» күргәзмәсендәге кызыклы басмалар белән танышты, өйдә уку өчен гаилә турында хәзерге заман китапларын сайлады. Өлкәннәр үз балачакларының яраткан китаплары турында сөйләде һәм үз балаларына һәм оныкларына иң кызыклыларын тәкъдим итте. 
Очрашу азагында һәр гаилә ромашкалардан рамка белән бергәләп фотога төште. Чара буыннар бәйләнешен ныгытырга ярдәм итте һәм балаларны кызыклы тарихларны бергәләп гаилә белән укуга рухландырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: