Тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә (12+)

17 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә-уйлану уздырды. 

IMG-20210414-WA0006
IMG-20210414-WA0012
IMG-20210414-WA0013

Китапханәче катнашучыларны тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, дөньяда әлеге начар гадәттән күпме кеше һәлак булуы һәм җәфа чигүе турында фактлар китерде. Чарага килүчеләр тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләргә китерүе, тартучы кешенең үзенә генә түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында белде. Укучылар тәмәке тартуны нәрсә белән алыштырырга мөмкинлеген тәкъдим итте. Алар спорт белән шөгыльләнергә, сәяхәт итәргә, китаплар укырга, интернетта яңа программалар үзләштерергә, театрларга, төрле түгәрәкләр, яшүсмерләр өчен клубларга йөрергә киңәш итте. 
Әңгәмә барышында балалар тәмәке тартуның кеше организмына тәэсире турында уйланды, «Тәмәке төтененә – юк!» дигән сәхнәләштерү күрсәтте. Шулай ук тәмәке тартуның зыяны турында «Тәмәке тартучы кеше – үз-үзенә дошман» видеофильмын карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: