«Экстремистлык һәм террорчылыкка – юк!»: әңгәмә-фикер алышу  (12+)

3 сентябрь көнне – иң фаҗигале истәлекле көннәрнең берсе – Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне. Үзәк балалар китапханәсе тарафыннан өлкән сыйныф укучылары өчен «Экстремистлык һәм террорчылыкка – юк!» дигән әңгәмә-фикер алышу узды.

Әңгәмәдә террорчылык, экстремистлык һәм кем ул террорчы дигән сораулар буенча фикер алыштылар. Балалар вакыйгалар хроникасы белән танышты, соңгы елларда дөнья буенча булып узган террорчылык актларын искә төшерде, террорчыларның явызлыгы һәм рәхимсезлеге турында белде. Укучылар белән әңгәмә барышында террорчылык акты куркынычы янаганда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышмы икәнлекләре ачыкланды, чөнки террорчылык заманның иң куркыныч һәм алдан белеп булмый торган күренешләренеж берсе санала. 
Чара «Террорчылык җәмгыятькә янаучы куркыныч» дигән электрон презентациясен күрсәтү һәм «Террорчылар кулына эләксәгез, үз-үзеңне ничек тотарга» дигән видеоязма белән үрелеп барды.
Чара азагында террорчылар кулыннан һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.   

Поделиться: