«Яшь уйлап табучылар» әңгәмә-презентациясе (6+)

14 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр өчен Татарстанда Технологияләр һәм фән елына багышланган «Яшь уйлап табучылар» дигән әңгәмә-презентация үткәрде. 

апроапрара
аиавыи
ыаы
ыыыа

Чара «Планетаның нәни даһилары» видеопрезентациясен караудан башланды, аның аша балалар дөньядагы ачышлар турында күп кенә яңа кызыклы фактларны белде, яшьтәшләре уйлап тапкан кайбер ачышлар белән танышты, һәм шулай ук «Кем ул уйлап табучылар?», «Ачышлар нәрсә өчен кирәк?», «Яшь уйлап табучылар – кемнәр алар?» кебек сорауларга җавап алды. Укучылар өчен китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда танылган ачышлар – маятниклы сәгатьләр, радио, лампочка, телефон һ.б. турында китап һәм журналлар тәкъдим ителде. Китапханәче кунакларга вакыт төшенчәсе, аның тарихы, вакытны билгеләү җиһазлары турында сөйләде, шулай ук  Г.Галилей, А. Попов, Т. Эдисон, А. Белл кебек танылган уйлап табучыларның исемнәре белән таныштырды. Әңгәмә азагында балалар, «Кем икәнен бел» викторинасында катнашып, үзләренең тапкырлыкларын һәм фикерләү сәләтен сынап карады. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: