«Дөрес гигиена – уңышка юл!» әңгәмәсе (12+)

16 сентябрьдә 17 нче санлы китапханәдә «Дөрес гигиена – уңышка юл!» дигән әңгәмә узды. Китапханәче белән берлектә балалар ни өчен пөхтәлекнең максатка ирешергә ярдәм итүен ачыклады, анаграммалар чиште, зирәк мәкальләрне искә төшерде һәм тылсымлы сандыкта табышмакларга  җавап эзләде. «Мине аңла» уены «сөлге»не сүзсез генә аңлатуның җиңел булмавын күрсәтте!
Кунаклар ныклы иммунитет серләрен ачучы китаплар белән танышты. 
Чара азагында барысы да шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү – сәламәтлекне саклауның мөһим шарты дигән нәтиҗә ясады. 

Поделиться: