«Үзеңне өйрән» әңгәмә-практикум (6+)

Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубына йөрүче балаларга тестлар үтү белән бәйле биремнәр бик ошый. Үзеңне өйрәнү – нинди уңай һәм тискәре якларың булуыңны, нинди сәләтләрең барлыгын аңлау ул. Психологлар катлаулы булмаган, әмма нәтиҗәле бик күп тестлар эшләгән, алар ярдәмендә барлык кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкин. Тестлар ярдәмендә үзең турында гына түгел, ә безне әйләндереп алган кешеләр турында белергә була. 

счичыи
13 ф. 04.12.2024 Познай себя 1
13 ф. 04.12.2024 Познай себя 2
13 ф. Познай себя 3

4 декабрь көнне 13 нче санлы китапханәдә китапханәче тестларның нәрсә өчен кирәклеге, аларның нинди төрләре булуы турында сөйләде, китапханә фондындагы әдәбиятны күрсәтте, мәсәлән, «Тесты для продвинутых девчонок», «Узнай свою счастливую звезду» һ.б. Утырыш иҗади бирем белән тәмамланды. Балалар Кыш Бабайга хат язды, чөнки 4 декабрь – Кыш Бабайга хат язу һәм бүләкләр сорау көне. Балаларның барлык теләкләре тормышка ашсын иде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: