«Китаплардан яхшылыкка өйрән» Танып белү әңгәмәсе (6+)

7 март көнне 16 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Китаплардан яхшылыкка өйрән» танып белү әңгәмәсе узды. Чара барышында балалар «Игелекле адым» исемле кыска гыйбрәтле хикәяте белән танышты, «Яхшылык һәм явызлык» темасына фикерләште, «Яхшылык исемле йолдыз» ассоциациясен уйнады, «Син яхшы кешеме?» исемле тест сорауларына җавап бирде.

WP_20190307_09_26_29_Pro
WP_20190307_09_32_31_Pro
WP_20190307_09_34_17_Pro

Чараның икенче этабында «Яхшылыкның чиге юк» китап уку марафоны узды, анда, кешенең яшенә карамастан, аны тагын да яхшырак күңелле, көләчрәк һәм бәхетлерәк итә торган китаплар тәкъдим ителгән иде. Шуны исбатлап, балалар барыбыз да яратып укый торган Г.Х.Андерсенның «Девочка со спичками», В.П. Астафьевның «Белогудка», В.К. Железняковның «Чучело» классик әсәрләреннән өзекләрне чиратлашып кычкырып укыды. Әсәрләрдәге геройлар үрнәгендә укучылар үз тормышларында булган яхшы гамәлләрдән мисаллар китерде. Зур тәэсирләр калдырган «Яхшылык» социаль ролигы әңгәмәнең үзенчәлекле бер нотасы булды һәм «Нәрсә соң ул яхшылык?» соравына җавап бирде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: