«Наркоманлык – уртак дошманыбыз» әңгәмә (12+)

17 нче санлы китапханәдә Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган «Наркоманлык – уртак дошманыбыз» дигән әңгәмә узды. Китапханәче наркотикларның зыяны, аларга бәйлелекнең физик һәм социаль яктан начар нәтиҗәләргә китерүе (сәламәтлек начараю, шәхес буларак юкка чыгу) турында сөйләде. 
Әңгәмә барышында яшүсмерләр наркоманлыкның тарал сәбәпләре турында белде, кисәтү чаралары турында фикер алышты. Катнашучыларга яфракларда яки түгәрәкләрдә зарарлы гадәтләргә альтернативаларны язарга һәм коллаж булдырырга тәкъдим ителде.

17ф. АнтиНарк
17ф. АнтиНарк1
17ф. АнтиНарк2
17ф. АнтиНарк3

Балалар сәламәтлекне бернинди бәягә дә сатып алып булмавы, әмма дөрес булмаган адым ясап, бик тиз аны югалтырга мөмкинлеге турында нәтиҗәләр ясады. 
Көчле һәм сәламәт булу, тормышта үз урыныңны табу һәм чын-чынлап бәхетле кеше булып яшәү мөһим. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: