«Кыш апаның кызыклары» әңгәмә-уен (6+)

Кыш – ул гаҗәеп ел фасылы. Аны барысы да – өлкәннәр дә, балалар да ярата. Кыш үзенең матурлыгы һәм җемелдәве белән куз явын ала, күркәмлеге белән сокландыра.  Һәм шул ук вакытта кышта ниндидер бер яшьлек, шаянлык һәм тынгысызлык та бар. 30 гыйнвар көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Кыш апаның кызыклары» дигән әңгәмә-уен уздырды.

16фзима
Screenshot_20250130-154553_Gallery
фото-4
фото-8
фото-9

Чара башында алып баручы Кыш апа кыш айлары, сынамышлары, кышка хас билгеләр турында әңгәмә үткәрде, аннан соң балаларга үзенең «Табышмаклы кар бабайлар», «Кар фигуралары», «Парын тап», «Карлы алан» уеннарын уйнарга тәкъдим итте. Нәниләр бик теләп «Кар бабай» мозаикасын һәм  пазлы «Кышкы сюжетлар һәм сүзләр» пазлларын җыйды. Кыш апа шулай ук үзенең ярдәмчесе Урман чыршысын чакырды, ул балалар белән күңелле һәм шук итеп «Минем арттан кабатла» биюен биеде. Балалар зур кызыксыну белән, тын да алмыйча яңа ел могҗизасы турында «Кышкы сәяхәт» мультфильмын карады. Чара азагында балаларга китапханәдә алырга мөмкин булган кышкы тематикага кагылышлы китаплар турындагы «Кар патшалыгында, китап дәүләтендә» дигән презентация күрсәтелде. Күп кенә сораулар балаларда авырлык тудырмады. Уеннарда катнашып, кызлар һәм малайлар вакытларын бик яхшы итеп үткәреп кенә калмады, ә файдалы белемнәр дә алды. Очрашу күңелле һәм кызыклы үтте, балалар яхшы кәеф һәм энергия туплады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: