«Сәламәтлек иленә сәяхәт» әңгәмә-уены (6+)

Сәламәтлек – кешенең төп байлыгы. Сәламәтлекне балачактан ук кайгыртырга кирәк. 15 октябрьдә Бөтендөнья чиста куллар көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең шигаре – «Чиста куллар гомерне саклый». Бу иң популяр бәйрәмнәрнең берсе булмаса да, аның әһәмияте бик зур: әлеге көн гади генә сабын белән кулны юуның инфекцияләр таралуны киметүен искә төшерә.  

13 ф. 15.10.2026 Беседа -игра Путешествие в страну здоровья 1
13 ф. 15.10.2026 Беседа -игра Путешествие в страну здоровья 2

13 нче санлы китапханә хезмәткәре икенче сыйныф укучыларына бәйрәмнең барлыкка килү сәбәпләре, пычрак куллардан нинди авырулар килеп чыгуы һәм кулларны ничек дөрес юарга икәнлеге турында сөйләде. Чарада катнашучылар Мойдодырның шәхси гигиена әйберләре турында табышмакларын чиште, сәламәтлек турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. Мультфильм карау барышында тормыш өчен куркыныч булган микроблар турында белделәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: