«Гаилә бәхете утраучыгы» әңгәмә-уены (0+)

10 октябрьдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре Гаилә елы уңаеннан кече яшьтәге балалар өчен «Гаилә бәхете утраучыгы» дигән әңгәмә-уен уздырды. Очрашуның башында балалар гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм Феврония тарихы белән танышты. Аннан соң китапханәче очрашуда катнашучыларга чәчәк үстерергә, әмма түтәлдә үсә торган гадәти чәчәк түгел, ә «Гаиләдә чәчәк атучы чәчәк» утыртырга тәкъдим итте. 

семиөвеитик
20241010_081806
20241010_081850
20241010_082529
IMG-20241010-WA0016

Әлеге чәчәк ярдәмендә, «Назлы сүзләр», «Бәхет», «Изге эшләр», «Гаилә гореф-гадәтләре», «Яраткан шөгыльләр», «Фамилия» кебек иҗади биремнәрне үтәп, кызлар һәм малайлар, үз бәхетле гаиләләрен булдыруын күзалдына китереп, «чәчәк үстерде». Бу уенның төп шарты – чәчәкне дус булып, бар команда – «гаилә» белән, бер-берсе белән киңәшеп үстерергә кирәк булды. Очрашуда балалар: гаилә – ул бик мөһим, аны сакларга һәм кадерен белергә кирәк дигән нәтиҗә ясады. Әңгәмә «Гаилә – ул бәхет» дигән матур һәм яхшы шигырь белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: