«Ничек Авырмас булырга? Әкият геройларыннан киңәшләр» әңгәмә-уен (0+)

21 һәм 22 гыйнварда 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны  «Әкиятләр укыйбыз – сәламәтлек өчен киңәшләр» программасы кысаларында оештырылган чарага чакырды.
Сәламәтлек – кешенең иң зур хәзинәсе, ул бар байлыклардан да кадерлерәк. Шунлыктан балаларны кечкенәдән үк үз сәламәтлекләренә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтү мөһим. 

ерпывпотр
10ф. «Как стать Неболейкой Советы сказочных героев». Знакомство с книгами
10ф. «Как стать Неболейкой Советы сказочных героев». На микробы через микроскоп
10ф. «Как стать Неболейкой Советы сказочных героев». Участники мероприятия.
10ф. «Как стать Неболейкой Советы сказочных героев»
10ф. «Как стать Неболейкой Советы сказочных героев». Участники мероприятия

Чарада катнашучылар китапханәче белән берлектә К. Чуковскийның «Мойдодыр» һәм «Доктор Айболит», Э. Успенскийның «Дядя Фёдор, пёс и кот», В. Коростылёвның «Королева зубная щётка», В. Сутеевның «Про бегемота, который боялся прививок» әкиятләре битләрен карады. Әкият персонажлары белән бергә балалар ашар алдыннан ни өчен кулларны юу бик мөһим булуы, ни өчен дөрес тукланырга, зарядка ясарга һәм зарарлы гадәтләр булдырмаска кирәклеге турында фикер алышты. 
Очрашу азагында нәни кунаклар һәрвакыт сәламәт булырга тырышырга һәм беркайчан да авырмаска сүз бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: