«Стёпа абый нәниләрдә кунакта» әңгәмә-уен (6+)

14 февральдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан балалар бакчасы балалары өчен С.В. Михалковның «Дядя Стёпа» китабының 90 еллык юбилеена багышланган «Стёпа абый нәниләрдә кунакта» дигән әңгәмә-уен үткәрелде. Сергей Михалков шигырьләренең тәэсирле гүзәллеге яшь укучылар күңелендә чагылыш таба. Аның шигырьләре, әкиятләре һәм җырлары аша балалар дөньяны танып белә һәм зур әдәбиятка тартыла башлый. Очрашу башында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр язучының биографиясе һәм аның күркәм шигырьләре, әкиятләре белән танышты,«Дядя Стёпа» танылган шигырен  бик теләп тыңлады һәм энтузиазм белән гаҗәеп дөньяга кереп чумды. «Дядя Степа» – күренекле язучының иң популяр шигырьләренең берсе: «Кто не знает дядю Стёпу? Дядю Стёпу знают все!».

танец
котята
своя игра
фото1
чтение книгиДС
чтение
группа 11
выставка
Чараның икенче өлеше «Үзебезнең уен» телевизион уен форматында үтте, бу балаларга бик ошады, аеруча номинацияләр һәм сорау балларын сайлау күңелләренә хуш килде. Очрашу вакытында нәниләр дустанә рәвештә виртуаль викторина сорауларына җавап бирде, шатланып шагыйрьнең күңелле табышмакларын чиште, бик теләп язучының әсәрләрен («Трезор», «Котята» санагычы) әсәрләрен тыңлады һәм яттан сөйләде. Аларга Сергей Владимировичның балалар өчен бик күп күркәм әсәрләр иҗат итүе белән бергә  Россия Федерациясе гимнын язуы турында мәгълүмат алу бик кызыклы булды. Күңелле шигырьләр нәниләргә бик ошады, алар кешеләргә ярдәм итәргә, яхшы һәм кыю, дус һәм тату, ярдәмчел булырга өйрәтә.
Чара азагында китапханәче катнашучыларны С.В. Михалковның китапханәдә булган китаплары белән таныштырды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: