«Гаджетлар, интернет, социаль челтәрләр – зарарлы гадәтләрме?» әңгәмәсе (12+)

Үсеп килүче буын өчен тормышка заманча технологияләрнең йогынтысы турында кызыклы дискуссия узды. Балалар смартфоннар һәм соцчелтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышты. 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре ни өчен хәзерге заман кешеләрендә еш кына экраннарга бәйлелек булуы һәм моның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде. 

17ф. Безопасный интерент
17ф. Безопасный интернет1
17ф. Безопасный интернет2
Яшүсмерләр гаджетларны ничек дөрес кулланырга, ничек дөрес мәгълүмат сайларга һәм интернетта озак утыру проблемаларын ничек булдырмаска икәнлеге турында белде. Әңгәмә барышында һәркем үзен кызыксындыручы сорауларны бирде һәм куркынычсыз интернет турында үз фикерен белдерде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: