Сез булганга көзләр матур ул

Өлкәннәр көне2 Өлкәннәр көне1

 8 октябрьдә 12нче санлы татар китапханәсендә “Фикер” клубы  эшчәнлеге кысаларында Өлкәннәр көненә багышланган “Сез булганга көзләр матур ул!” кичәсе үтте. Өлкән  кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән,  дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Инде еллар  сиздерми генә узып киткән. Гомернең сикәлтәле юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган. Йөзләргә еллар тирән эзләрен салган, карашларга моңсулык иңдергән. Күңелгә тормышның барлык хатирәләре сыйган.
 Әлеге кичә барышында кунакларыбыз яшь чагында җырлаган җырларын, уйнаган уеннарын искә төшерделәр, бергәләп шаян сорау-табышмакларга җавап эзләделәр. Кунагыбыз Рәйсә Мартынова – Дәүләтбаева китап укучыларыбызны бәйрәмнәре белән котлады, аларны үзенең туган якны өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинованың гармунда уйнап җырлавына калган кунаклар да кушылды. Китапханә хезмәткәрләре өлкәннәрнең алып килгән кул эшләреннән күргәзмә, күчтәнәчләреннән чәй табыны оештырган иде.  Бу кичә өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.
Поделиться: