Әниләр безне саклаган сыман, без дә аларны кадерлик! (6+)

Календарьда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче күркәм бәйрәм бар – ул Әниләр көне. Бу иң кадерле һәм иң якын кешеләребезгә – әниләргә багышланган ямьле бәйрәм. 

Вечный светоч материнства
20211123_194348
20211123_194109
20211123_194447

14 нче санлы китапханә балалар өчен «Ана булуның мәңгелек яктысы» дигән тематик кичә үткәрде. Чара башында укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, Әниләр көненең символы гади чәчәк күгәрчен күзе булуы турында белделәр. Ю. Яковлевның «Мама» хикәясен укып, балалар нәни вакытларында әниләре белән аралашу мизгелләрен искә төшерде. Кызганыч, авторга 18 яшь булганда аның әнисе Блокадалы Ленинградта вафат була. Әмма үз мәхәббәтен һәм әнисе турында истәлеген ул гомер буе саклап килә. Кичәдә әниләр турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Китапханәче ана мәхәббәте һәм батырлык гимнына әверелгән «Ана турында баллада» җырының язылу тарихы турында сөйләде. Бу җыр сугышта хәбәрсез югалган улын документаль фильмда күреп алган грузин авылыннан бер ана турында чынбарлыктан алынган вакыйгага нигезләнеп язылган. А.Алексинның «Письмо бывшему другу» әсәре балаларга аеруча көчле тәэсир ясады. Бу хат һәрберебезне иң якын һәм кадерле кешеләребез – әниләргә булган мөнәсәбәтебез турында уйланырга мәҗбүр итте. Автор безне: «Әниләр безне кадерләп саклаган кебек, без дә аларны кадерлик!» дип чакыра.

Кичә азагында балалар, бер-берсенә йөрәкне тапшырып, үз әниләре турында сөйләде. Һәр фраза «Ә минем әнием иң…» дип башланды. Чарага «Назлы караш һәм җылы сүз» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: