«В стране невыученных уроков» китабы бенефисы (6+)

15 октябрьдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен Үзәк балалар модель китапханәсендә рус балалар язучысы, драматург һәм шагыйрә Лия Алексеевна Гераскинаның тууына 115 ел тулуга багышланган «В стране невыученных уроков» китабы бенефисы узды. 

IMG-20251015-WA0015
IMG-20251015-WA0016
IMG20251015125259
IMG-20251015-WA0017
IMG-20251015-WA0014

Балалар авторның тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты, «В стране невыученных уроков» китабының мавыктыргыч сюжетына кереп чумды һәм үзләрен бер уку көнендә биш икеле алган төп герой Виктор Перестукин роленә куеп карады. Балалар персонажлар белән бергә төрле мәктәп фәннәре буенча кызыклы мәсьәләләр чиште, үзләренең тапкырлыкларын һәм зиһеннәрен күрсәтте.  
Укучылар зур кызыксыну белән яраткан китаплары мотивлары буенча төшерелгән мультфильм геройлары маҗараларын карады, алар белән бергә һәр мизгелне үзләре дә кичергәндәй булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: