«Партизанка Лара» китабы бенефисы (12+)
5 апрель көнне 10 нчы санлы китапханә «Җиңүнең әдәби истәлеге» программасы кысаларында мәктәп укучыларын Н.А.Надеждинаның «Партизанка Лара» китабы бенефисына чакырды. Балаларның китап белән танышу вакытында әсәрдән өзекләр укылды, «В то далёкое лето…» кинофильмыннан өзекләр күрсәтелде, «Юная партизанка», «Лара Михеенко» шигырьләре һәм герой кызга багышланган «Не только мальчишки» җыры яңгырады. Балалар игътибар белән тыңлады, аннан соң әсәр буенча фикер алышты, уйланды һәм Лараның батырлыгына сокланды. Чара азагында мәктәп укучылары өчен китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Анда яшь геройлар турында сугыш темасына китаплар – А.Печерскаяның «Юные герои Великой Отечественной», Л.Кассиль һәм М.Полянскийның «Улица младшего сына», С.Алексеевның «Рассказы о Великой Отечественной войне» һ.б. тәкъдим ителде. |