Даниил Гранин китабы бенефисы (12+)

Шәһәр Үзәк китапханәсендә 2019 елның 22 февралендә 12:00 сәгатьтә Даниил Гранинның «Мой лейтенант» китабы бенефисы узачак. «Ике язмыш чикләре» («Две грани судьбы») дип исемләнгән әлеге чара язучының 100 еллыгына багышлана.

Килгән кунаклар авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алачак. Игътибар үзәгендә язучының Бөек Ватан сугышын чагылдыручы яңа йөзьеллыкка чыккач язылган китабы булачак. Безнең алга Ленинград блокадасы һәм Ленинград фронты сурәтләнеше, авторның, бик күп еллар узганнан соң, еракта калган дәһшәтле вакыйгалар турындагы хатирәләре һәм уйланулары килеп басачак.

Китап укучыларга «Чор рәссамы» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Анда авторның китаплары, аның иҗаты турындагы әдәбият белән танышырга, авторның үзе белән видеоәңгәмәне карарга мөмкин булачак.

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, халкыбызның каһарманлыгын онытмаучы һәм хөрмәт итүчеләрнең барысын да чарада көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Поделиться: