«Зәңгәр елга өстендә ак шәһәр» (12+)

8 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Чаллы каласы буенча әдәби-туган якны  өйрәнү сәяхәтенә чакырды. Ул яшь буын чаллылыларга үткәннәргә күз салырга һәм аны хәзерге заман белән чагыштырырга ярдәм итте.

Белый город над синей рекой
10ф. КВ
10ф. «Белый город над синей рекой»
10ф. Собираем пазл
10ф. Квиз-игра

Яр Чаллы исеме каян килеп чыккан? Шәһәр туграсында урнаштырылган һәр элемент нәрсә аңлата? Шәһәрнең иң борынгы урамы ничек атала һәм нәрсә белән дан тота? Шәһәребез белән бәйле нинди танылган шәхесләр бар? Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавап алды чарада катнашучылар.

Яшь китап сөючеләр, зур кызыксыну белән квиз-уенда катнашып, үз белемнәрен сынап карый алды. Уен дүрт раундтан торды: бу – кроссвордлар, викториналар, тестлар һәм пазллар.

Туган илгә мәхәббәт һәм хөрмәт кече ватанны яратудан башлана. Без әлеге чарада барлык катнашучылар шәһәребез урамнары, йортлары һәм геройлары тарихыннан аның турында нинди дә булса яңа мәгълүматлао алгандыр, дип ышанып калабыз. Балалар командада эшли белүләрен күрсәтте, бердәмлекләрен исбатлады һәм яңа төрле уен формасы – квиз белән танышты.  

P.S. «Зәңгәр елга өстендә ак шәһәр» әдәби-туган якны өйрәнү сәяхәте – Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара. Китапханәләрнең Пушкин картасы буенча уздырылучы барлык чаралары белән рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында танышырга була.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: