«Үсәрбез, малайлар, солдатка барырбыз» батыр-шоу (6+)
22 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Ватанны саклаучылар көненә багышланган батыр-шоуга чакырды. Яшь «солдатлар» «Медицина ярдәме», «Разведчиклар», «Коры паек җый», «Төз атучы» уеннарында осталыкларын күрсәтте, «Штабка җиткерү» бәйгесендә шифрланган хатның серен ачты һәм «Армия белеме» викторинасында хәрби темага табышмаклар чиште. Чара азагында кызлар сыйныфташ малайларын бәйрәм белән котлап шигырь укыдылар. Бәйрәм батыр-шоуы бик ямьле, җанлы узды һәм бик күп уңай тәэсирләр тудырды.
|