«Асылыма  кайтам»: язучы Рәзинә Мөхияр белән очрашу (6+)

17 май көнне 12 нче санлы татар китапханәсе 29 нчы гимназия белән берлектә тел галиме, филология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты профессоры, 2003 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, 2017 елда Саҗидә Сөләйманова премиясенә лаек булган шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән «Асылыма  кайтам» исеме астында очрашу үткәрде.

20210517_115613
IMG-20210517-WA0003
20210517_114608

Балаларның чыгышлары электрон презентация белән үрелеп барды. Укучылар шагыйрәнең туган телебезгә багышланган, күңелдә милли горурлык хисләре уятучы шигырьләрен сөйләделәр.
Шагыйрә үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Рәзинә Мөхияр үз иҗаты аша безгә төп асылыбызны – иманга чакыру, милли үзаң саклау юлларын күрсәтә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: