«Туган як талантлары» арт-очрашу (6+)

17 нче балалар китапханәсендә җирле осталар иҗаты белән танышуга һәм 2026 елның мөһим вакыйгалары – Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстанда хәрби һәм хезмәт даны елы, татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилләрнең юбилейлары, шулай ук Чаллы шәһәренең 400 еллыгына багышланган «Туган як талантлары» дигән арт-очрашу узды. 
Кичәнең төп геройлары агач, тире, металл кебек төрле материаллардан кулдан эшләнгән кабатланмас эшләнмәләрен тәкъдим иткән җирле осталар булды. 
Сугыш хәрәкәте ветераны Галиева Лилия Тимергали кызы үзенең тукыма кисәкләреннән тегү белән мавыга башлау тарихы белән уртаклашты, матур эш үрнәкләрен күрсәтте. 
Танылган миниатюр агач дөньясы остасы Закиров Фоат Вафа улы карамыйча үтеп китеп булмый торган эшләнмәләр – рассказал о создании изделий, мимо которых невозможно пройти – шырпы кабы кадәрле мотоцикл, чәнти бармак яртысы зурлыгында самавыр һәм глобусларны ясавы турында сөйләде. Аның сөйләве оныгы Булатның татар телендә җыр башкаруы белән үрелеп барды. 

17ф. Арт-встреча
17ф. Арт-встреча1
17ф. Арт-встреча2
17ф. Арт-встреча5
17ф. Арт-встреча6
17ф. Арт-встреча8

49 нчы Кадет мәктәбе каршындагы 2 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Шәйхразиева Наилә Әбелфатих кызы һәм Назарова Светлана Геннадьевна укытучылык эшеннән бушаган вакытта үзләренең фоамиран һәм төрле металл детальләрдән  башкарылган декоратив әйберләрен тәкъдим итте. 
Китапханә укучысы, гадәти булмаган шөгыль иясе – иске открыткалардан уникаль тартмачыклар ясаучы Абакумов Валерий Павлович үз осталыгы серләре белән уртаклашты. 
Җирле иҗтимагый үзидарә-50 рәисе Л.В. Ненашева эшләргә соклануын белдерде һәм осталарга яңа илһам һәм идеяләр теләде. 
Чараны йомгаклап, катнашучылар мондый очрашуларның, шәһәр халкына, үсеп килүче буынга бер-берсе турында күбрәк белергә һәм шәһәрнең мәдәни палитрасын яңа буяулар белән баетырга мөмкинлек тудырып, даими үткәрелүенә өмет белдерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: