«Шатлык эзләп»: Э. Портерның «Поллианна» повесте буенча арт-сихәтләнү дәресе (12+)

Китапханә хезмәткәре чарада катнашучыларны Э. Портер китабының гаҗәеп мәрхәмәтле, күңелле һәм ярдәмчел герое – Поллианна белән таныштырды. Балалар  Поллианнаның ничек итеп «шатлыкны уйнарга» өйрәнүе, һәм уены белән үзе яшәгән шәһәрне дә мавыктыруы турында белде. Әмма бу гади уен гына булмый, ә нинди дә булса сәбәптән интегүче, үзен бәхетсез итеп тоючы, ялгыз һәм куанычсыз кешеләргә чын ярдәм һәм булышлык итү була. Шулай ук китапханәче Э. Портер тормышы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар бирде, «Поллианна» китабы турында 10 кызыклы фактны әйтте.

Э.Портер «Полиана»1
Э.Портер «Полиана»2
Э.Портер «Полиана»3
Э.Портер «Полиана»4
Э.Портер «Полиана»6
Э.Портер «Полиана»7

Мәсәлән, авторның бу романны Нью-йорктагы йорт түбәсендә урнашкан бакчада язуы, һәм психологиядә кулланылучы «Поллианна принцибы» булуы турында фактлар. Аннан соң яшүсмерләр Затем подростки сыграли в игру Поллианна уенын уйнады һәм беренче карашка гади булмаган, борчулы хәлләрдә яхшы һәм уңай якларны табарга тырышты. Алга таба укучыларга «Әдәби контакт» ысулы аша төп геройга анализ ясарга тәкъдим ителде. Балалар Поллианнаның, безнең көннәрдә яшәсә, вконтактесында нинди фотолар һәм статуслар була алырга мөмкинлеге турында уйланды. Алар аклы-каралы портрет буенча кызга тасвирлама төзеде, аның күзләре, чәче, киеме һәм баш киеме төсләре турында үз фаразларын әйтте, геройның характерын тасвирлау белән туры килүче карточкаларны сайлады. Чара «Поллианна» повесте геройларын ком өстәлләрендә ясау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: