«Киләчәк китапханәсен ясыйбыз» арт-киңлек. Икенче көн (12+)

6 апрельдә «Киләчәк китапханәсе. Китапханә киңлеген бизәү, идеяләр һәм аларны тормышка ашыру» дизайн-проекты кысаларында шәһәр үзәк китапханәсендә икенче көн – «Киләчәк китапханәсе» арт-киңлеге үтте.

IMG_20210406_155511 (1)
IMG_20210406_155159 (1)
11IMG_20210406_151828
IMG_20210406_170214

Арт-киңлектә катнашучылар – профессиональ рәссамнар һәм сәнгать көллиятенең дизайн бүлеге, Кама сәнгать һәм дизайн институты студентлары – төрле техникалар кулланып, үзләре күзаллавы буенча киләчәк китапханәсе моделен ясады. Алар акрил, гуашь буяулары, акварель карандашлар, майлы пастель кебек материаллар кулланды.
Эшләр күптөрле жанрларда башкарылды, матур һәм креатив килеп чыкты. Осталар китапханәне комикслар, дизайн проектлары, фантастик рәсемнәр рәвешендә сурәтләде, коллаж ясады.

Проект дәвам итә, сез дә кушылыгыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: