«Сәнгать белән әңгәмәләр. Автокаланың рәссам-укытучылары белән очрашулар»: АРТ-проект (6+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә Укытучы һәм остаз елына багышланган «Сәнгать белән әңгәмәләр. Автокаланың рәссам-укытучылары белән очрашулар» АРТ-проекты старт алды. Ул үз эченә өйрәтүче мастер-классларны, иҗади очрашуларны, балалар һәм яшьләр өчен гамәли һәм лекция дәресләрен оештыру һәм үткәрүне кертә. Шулай ук ул рәсем сәнгате чаралары ярдәмендә тарихи хәтер һәм мәдәни мирасны саклауга, үсеп килүче буынны патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбияләүгә юнәлдерелгән бер төркем мәдәни-агарту чараларыннан тора. Сезне дә проектта катнашырга чакырабыз. Безнең хәбәрләрне күзәтеп барыгыз. |