АРТ-проект (18+)
17
Апрель 2023
Дүшәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Сәнгать белән диалоглар. Автокаланың рәссам-укытучылары белән очрашулар» АРТ-проекты кысаларында 17 апрель көнне педагогия фәннәре кандидаты, Чаллы дәүләт педагогия университеты доценты Наталья Амирова белән очрашу үтте. Наталья Владимировна балаларны ЧДПУның сәнгать һәм дизайн факультеты студентларының декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе белән таныштырды. Городецкий уенчыгы, жостов поднослары, гжель, хохлома, агачка кисеп язулар – рус декоратив-гамәли сәнгатенең барлык юнәлешләре диярлек Амирова Наталья иҗатында бар. Студентлар борынгы кәсепләрнең серләрен белде һәм рус бизәкләрен аерырга өйрәнде. |