«Куллар тудырган гүзәллек»: арт-сәгать (12+)

13 гыйнвар көнне 16 нчы санлы китапханә җиденче сыйныфлылар өчен «Куллар тудырган гүзәллек» дигән арт-сәгать уздырды.

рукотворная краса
IMG_20230113_090247
IMG_20230113_091525
IMG-20221222-WA0010
IMG-20230113-WA0006
IMG-20230113-WA0009
IMG_20221223_152153

Арт-сәгать 46 нчы урта мәктәпнең халык сәнгате музеенда үтте. Презентация ярдәмендә балалар туган ягыбызның алтын куллы рус һөнәрчеләренә бай иксез-чиксез почмаклары буйлап юл тотты. Чара барышында анда катнашучылар Россия һәм Татарстанның декоратив-гамәли сәнгате тарихы, аның төрле төрләре: чигү, агачка кисеп бизәк ясау, сәйлән тезү, макраме һ.б. белән танышты. Чарага килүчеләргә Дымков уенчыгы һәм матрешка, уникаль семикаракор керамикасы, хохлома, гжель һәм жостов бизәкләре белән танышу аеруча кызыклы булды. Балалар халык кәсепләре темасы асылына төшенде, әңгәмә дәвамында һәм аннан соң да бик күп сораулар бирде. Кызлар зур кызыксыну белән борынгы җеп эрләү кабаларын карады, чигелгән бизәкләргә, бәйләнгән салфеткаларга, үрелгән  җәймәләргә сокланды. Чара азагында катнашучылар халык кәсепләре турында викторина сорауларына җавап бирде. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: