Александр Невский – кенәз, сугышчы, дипломат! (12+)
2021 елда бөек полководец Александр Невскийның тууына 800 ел тулды. Юбилей датасына шәһәр үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре «Александр Невский – кенәз, сугышчы, дипломат!» дигән мәгълүмат көне оештырды. Мәгълүмати-белем бирү чарасы программасында – китапханә буйлап күзәтү экскурсиясе һәм Новгород кенәзе Александр Невскийның бөек батырлыклары, Россия тарихында рус гаскәрләре яулаган җиңүләрнең әһәмияте турында сөйләүче «Кылыч белән килгәннәр – кылыч астында калыр!» дигән патриотлык сәгате. |