14 июль көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен Россиядә Александр Невский елы уңаеннан «Александр Невский – рус җире герое» дигән интеллектуаль-танып белү уены үткәрде.
Чара башында укучылар кыска гына тарихи сәяхәт кылды һәм Александр Невскийның 16 яшендә кенәз булуы; бер сугышта да җиңелмәгән; безнең көннәргә бөек полководецның үзе яшәгән вакытта ясалган бер генә портреты да сакланып калмаган; күпләр хәзер дә аның әйткән сүзләрен канатлы сүзләр буларак куллана һ.б.
Уен барышында мәктәп укучылары, ике командага бүленеп, «Бөек кенәз тормышы» викторинасында катнашты. «Биография» бәйгесендә командалар кенәзнең кыскача тормыш юлы язылган бертөрле карточкалар алды, аны укып, мәгълүмат карточкасында төшеп калган урыннарын тутырды. «Капитаннар бәйгесе»ндә команда капитаннары, Александр Невскийның төрле картиналары белән карточкалар алып, текстка кирәкле сүзләрне куеп рәсемнәрне тасвирлады.
Чарага «Александр Невский – рус җиренең герое» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.
Уен «Александр Невский» фильмыннан өзекләр карау белән тәмамлады.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|