«Юк!» дип әйтә бел» актуаль сөйләшү (12+)

15 октябрьдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучыларын  «Юк!» дип әйтә бел» дигән актуаль сөйләшүгә чакырды. Китапханәче сәламәтлекнең һәркем өчен бердәнбер байлыгы булуы һәм авырулар булмау гына түгел, ә кешенең физик, психик һәм социаль иминлеге булуы турында сөйләде. Балалар белән әңгәмә барышында зарарлы гадәтләр белән бәйле кискен проблемалар күтәрелде, мәсәлән, никотинга бәйлелек зыянының төп сәбәпләрен ачыкладылар. Викторина сорауларына җавап биреп, сәламәтлекнең төп факторлары хәрәкәт, чыныгу, туклану, режим булуын, ә тәмәке, алкоголь һәм наркотикларның алар өчен булмавын раслады. Катнашучылар үз хыяллары белән уртаклашты һәм үз тормышларының кызыклы һәм уңышлы булуын теләделәр. Чара азагында балалар сәламәт тормыш рәвеше турында китаплар һәм журналлар белән танышты. 

Поделиться: