«Экология бездән башлана!»: актуаль әңгәмә (12+)

18 апрель көнне 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен  «Экология бездән башлана!» дигән актуаль әңгәмә чарасы узды. Әңгәмә барышында укучылар алып баручы белән берлектә түбәндәге сорауга җавап бирергә тырышты: «Үзебез һәм киләчәк буын өчен булган байлыгыбызны – табигатьне, суның һәм һаваның чисталыгын, урманнарны, кырларны, елгаларны ничек сакларга?».

Балаларга табигатьнең зур кыйммәткә ия бүләк булуы, һәр кеше кече яшьтән үк аны яратырга, сакларга һәм дөрес итеп куллана белергә тиешлеге турында сөйләделәр. Чара барышында кулланылган видеоязмалар очрашуда катнашучыларны экология мәсьәләләре белән таныштырды һәм аларда табигатьнең язмышы һәм үз кылган гамәлләрең өчен җаваплылык хисе тудырды. Видеоларны караганнан соң, җанлы фикер алышу узды. 

Чара азагында «Бу Җирне безгә ничек яратмаска!» дигән иллюстратив-китап күргәзмәсе янында китапларга күзәтү ясалды. Күргәзмәдә гаҗәеп хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләүче китаплар һәм экология буенча дәреслекләр урнаштырылган иде. 

Поделиться: