Бөтендөнья шигърият көненә багышланган акция (16+)

21 март көнне 1 нче санлы китапханәдә Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан узган акция «Шигърият көнендә яраткан шигъри юллар» дип аталды.

Шигърият сүз белән ләззәтләндерү, иркәләү, шул ук вакытта көчле, йөрәккә үтеп керүче, безнең хыялларыбызны үзенә буйсындыручы һәм үзе артыннан ияртеп баручы зур энергия чыганагы булган сүзләр тудыру сәләтенә ия. Моның белән барыбыз да килешәдер. Ә безнең заманда яратып шигырь укучылар күпме икән?

600
603
604
605

Китапханәчеләребез укучылардан классик һәм замандаш язучылар арасындагы яраткан шагыйрьләре, чит ил язучыларыннан кемне укыганнары, кайсы классик язучы күңелләренә якынрак булуы һәм безнең чор шагыйрьләрен белүләре белән кызыксынды. Китап сөючеләр Николай Некрасов, Анна Ахматова, Федор Тютчев, Марина Цветаева, Михаил Лермонтов, Константин Бальмонт, Афанасий Фет, Сергей Есенин, Борис Заходер, Александр Твардовский кебек үзләренең яраткан шагыйрьләренең әсәрләреннән шигъри юллар укыды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: