«Бүләгем ихлас күңелдән» («Дар души бескорыстной») исемле акция (0+)

14 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Бүләгем ихлас күңелдән» («Дар души бескорыстной») исемле акция узды.

All-focus
All-focus
23ф. Акция Дар души бескорыстной…..
23ф. Акция Дар души бескорыстной…
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus

Китапханәнең уку залында «Бүләккә китаплар» исемле китап кабул итү ноктасы оештырылды. Акциядә китапханә укучылары һәм ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр катнашты.

Китапханәгә Шәйхразиева Алсу Фарсатовна Әмирхан Еники әсәрләренең 3 томын, Хисаметдинова Мәдинә Гизамовна Омар Хәйямның яңа китабын, Гайнетдинов Рәис Әхмәтович бер кочак китаплар бүләк итте. Көн дәвамында китапханәгә барлыгы 37 китап алып килделәр.

Зурларга хезмәт күрсәтү абонементында «Таныш булмаган китап» кызыксындыру күргәзмәсендә катнашучылар китап турындагы шаян сорауларга җавап биреп, бүләккә дип матур итеп тышланган берәр китапны сайлап ала алдылар.

Балалар бүлегендә «Сездән – шигырь, бездән – китап» күргәзмәсе эшләде. Шигырь сөйләгән балаларга матур рәсемле бүләкләр тапшырылды.

Бу көнне укучыларга 19 китап бүләк ителде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: