«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты актив катнашучылары Үзәк балалар модель китапханәсендә (6+)
«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты актив катнашучылары Үзәк балалар модель китапханәсендә кунакта булды. Юнысов Инсаф һәм Исмәгыйлев Илдар китапханәгә килде һәм бу турында үзләренең «Укучының мәдәни көндәлеге»нә язып куйды. «Укучының мәдәни көндәлеге» – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы әһәмиятле мәдәни-белем бирү проекты. Әлеге проект шартлары буенча, ел дәвамында малайлар актив рәвештә шәһәребез һәм Татарстан Республикасының мәдәни учреждениеләрендә булды. |